Бай булырга теләүчеләр өчен 10 киңәш

Кемнең генә күп акчалы буласы килми икән? Теләк кенә аз, белгечләр әйтүенчә, моның өчен тормышка карашны, хәтта уйларны да үзгәртергә кирәк.
Акчага ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Кесәгезгә килеп кергән аз гына суммаларга да шатланырга өйрәнерегез. Бу вакытта алар арта башларга тиеш.
Беркайчан да башкаларга акча юклыкка зарланмагыз.
Акча артсын өчен аларны санап торыгыз, санаган акчаларыгызның артуын күз алдына китерегез. Булган акчаларыгызны матур шкатулкада саклагыз.
Өйдә "акча гөле" утыртып, аны яхшылап карагыз.
Өегездә алтынсыман тимер акчалар салынган матур савыт торсын.
Кошелекның кызыл төстә булуы акча җәлеп итә икән.
Керемнәрегез турында артык сөйләнеп бармагыз.
Килгән акчаларны яхшы кәеф белән кабул итегез һәм Җиһанга рәхмәт әйтергә онытмагыз.
Бурычка акча алырга тырышмагыз. Бурычка алмагыз, кредитларга кермәгез.
Бай кешеләр турында негатив фикерләрегезне онытыгыз. Барысы да намуссыз юл белән баемаган. Кемнәргәдер байлыкка таба юлда күп эшләргә һәм көч түгәргә, тырышырга туры килгән.
Шуны онытмагыз: күңелдә юмартлык һәм ихласлык белән бирелгән акчалар яисә башка ярдәм шул кешегә һәрвакыт күпкә артып кире кайта. Шуңа баеп китсәгез, хәйрия белән шөгыльләнергә онытмагыз, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Ләйсән Якупова
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 21:21Татарстанда коронавирус корбаннары 347 гә җитте Коронавирустан тагын дүрт ватандашыбыз вафат булган.10901
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар41200
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.32000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика