Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кредит амнистиясе була?..

Русиялеләрнең кредит буенча 976,1 миллиард сум бурычы бар.

Бер ел эчендә бу сан 22 проценка арткан.
«Физик берәмлекләр кредитлары буенча кичектерелгән бурыч суммасы 1 триллион сумга якынлашты, янә 176 миллиард сумга артты», — дип хәбәр итә «Известия», Үзәк Банк мәгълүматларына таянып.

Узган елларда соңга калып түләнүче кредитлар күләме кимеп килде, дип билгеләп үтелә хәбәрдә. ОКБ гендиректоры Артур Александрович белдергәнчә, пандемия русиялеләрнең түләү сәләтенә тискәре йогынты ясаган. Ул билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә кичектерелгән бурычлары өч айдан артып киткән һәм бурыч суммасы 500 мең сумнан күбрәк булган гражданнар саны 1 миллионга кадәр арткан. Суд аша банкрот статусын алырга мөмкин заемчыларның суммар бурычы агымдагы елның февралендә 1,4 миллиард сумга җиткән.

Элегрәк «Гадел Русия» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов русиялеләрнең бурычларын Бангладешның дәүләт бурычы хисабына күчерергә мөмкин, дип белдерде. Дәүләт думасында кредит амнистиясе, булырга мөмкин, әмма моның өчен Русиядә икътисади системаны үзгәртергә, илебез җитештерүчесенә, ярлыларга ярдәм итәргә кирәк. Гомумән, кискен реформаларсыз мондый чараларның тормышка ашуы шикле, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:pixabay.com.

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит амнистиясе