Орлык суганын шулай саклагыз!
Төрлесе

Орлык суганын шулай саклагыз!

Алдагы елда уңыш яхшы булсын өчен аны дөрес сакларга кирәк.

Саклар өчен 1-2,5 см диаметрлы суганнарны калдыралар. Эре суганның чәчәк ату куркынычы зур, 1 сантиметрдан ваграгын саклап булмый, язга кадәр ул кибә. Шуңа аларны көздән утыртып калдыралар.

Суганны тартмага яки чүпрәк капчыкка тутырыгыз. Бер савытка 25 сантиметрдан биегрәк итеп суган салмагыз. Суганны өйдә +16...+18 градуста караңгы салкынча урында сакларга кирәк. Дымлылык 50-70 процент булырга тиеш. Айга бер тикшерергә, бозылганнарын алырга онытмагыз.

Суган орлыгын кыш азагында сатып алсагыз, утыртканчы +18 градуста тотарга тырышыгыз. Аннан бер тапкыр 8 сәгать дәвамында +40 градуска кадәр җылытыгыз. Болай эшләгәндә суган чәчәк атмый, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:myogorodik.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалы киңәшләр

Нет комментариев