Хезмәт

Салават Фәтхетдинов хатыны турында: Ләйсән бервакытта да җырламаячак.

Шушы көннәрдә Салават Фәтхетдиновның гомерлек яры, пары – Ләйсән Фәтхетдинованың туган көне булды.

Реклама

Бәйрәм булып, гөрләп узган ул. Мәҗлесне Салаватның укучысы — Рифат Зарипов алып барган. Кунаклар арасында артистлар да күп булган: Вадим Захаров, Илсөя Бәдретдинова, Зөлфия, Җәвит Шакировлар һәм башкалар! “Нигә Салаватның хатыны сәхнәдә җырламый?» – дигән сораулар да очраштыра бу тормышта. Салават бу сорауга болай дип җавап биргән: - Ләйсән бервакытта да җырламаячак. Ул инде 31 ел минем хатыным булып эшли. Һәм бик уңышлы. Ул үзе дә, мин дә аның сәхнәдә җырлавын теләмибез. Гаилә тормышыбызның беренче көненнән үк кемнең нәрсә белән шөгыльләнәчәген хәл иттек.

Фото: җырчының инстаграм битеннән

https://matbugat.ru/news/?id=29982

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: