Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Теләчедә мәктәп туалеты җимерелеп кеше үлгән

2018 елныӊ 14 май көнне Теләче авылы мәктәп директорыныӊ кушуы буенча, завхоз, дворник һәм слесарь территориядә урнашкан иске туалет бинасын сүтәргә керешәләр.

Теләче район үзәгендә урнашкан мәктәптә иске туалетны сүткәндә аныӊ стенасы җимерелгән һәм 55 яшьлек слесарь һәлак булган. Бу вакыйга буенча Россия Федерациясенеӊ Татарстан буенча Тикшерү комитеты тарафыннан тикшерү алып барыла.

2018 елныӊ 14 май көнне Теләче авылы мәктәп директорыныӊ кушуы буенча, завхоз, дворник һәм слесарь территориядә урнашкан иске туалет бинасын сүтәргә керешәләр. Әмма эш башланыр алыдннан аларныӊ берсе дә хезмәтне саклау буенча инструктаж үтми һәм нинди дә бу саклану киемнәре дә алмыйлар. Сүтә башлаган стена слесарьныӊ өстенә җимерелеп төшә һәм ул күп төрле тән җәрәхәтләре ала. Үзәк хастаханәгә озатылган эшче барып җитүгә җан биргән.

Бу вакыйгадан соӊ мәктәп җитәкчелеге тарафыннан хезмәтне саклау буенча инструктажлар үткәрелде, дигән рәсми кәгазъләрне узган вакыт белән әзерләргә омтылуы билгеле. Барлык нечкәлекләрне өйрәнү һәм хезмәтне саклау кагыйәләренеӊ тупас бозылуы буенча җинаять эше кузгату карала.

http://tatarstan.sledcom.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе