Бу коточкыч фаҗигада өлкәннәр гаепле.
Бер гаиләдә корал саклана, һәм көннәрдән бер көнне ул балалар күз уңына эләгә.
Малай аны күреп калып, уйнарга ала да янында булган 4 яшьлек сеңлесенә төзәп атып җибәрә. Ядрә аның корсак куышлыгын тишеп узган. Ул шул урында һәлак булган.
Приморье крае буенча Тикшерү комитеты саксызлык аркасында үтерү мәддәсе буеча җинаять эше кузгаткан.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Резеда Галикәева
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев