АКЧА-МАКЧА турында әйтемнәр
Төрлесе

АКЧА-МАКЧА турында әйтемнәр

Акча барысын да булдыра, дигән кешенең акчасы юк һәм булганы да юктыр.

Акча юкта – бозау асрыйбыз, акча булганда – эт.

Ярлы яшәгәндә болыннан җыйган үләннәрне киптерәбез, бай яшәгәндә – кыргый үләннәргә ресторанда заказ бирәбез.

Акча булмаганда – велосипедта йөрибез. Акча булганда – кунак бүлмәсендә урнаштырылган велотренажер педален әйләндерәбез.

Акча булмаганда – өйләнешү турында, акча булгач – аерылышу турында хыялланабыз.

Акча булмаганда хатын сәркатиб буларак өстәмә эшли, акча булгач – сәркатиб “хатын” булып эшли башлый.

Акча булмаганда – “алар бездә бар” кыяфәте, акча булгач - “бездә акча юк" кыяфәте ясыйбыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


төрлесе

Нет комментариев