Автомашиналарның хакы арта
Төрлесе

Автомашиналарның хакы арта

Биш елда алар 54 процентка кыйммәтләнде.

«Автостат» мәгълүматларыннан күренгәнчә, Русиядә яңа машиналар бәясе ел саен 7-10 процентка күтәрелә.

Сатып алучылар соңгы елларда арзанрак маркаларга өстенлек бирә. Хаклар артуга НДСның күтәрелүе, үтилләштерү җыемы кертелү, Русия акчасының башка валюталарга карта бәһасе төшү сәбәпче.

«Автостат» директоры Сергей Целиков фикеренчә, 2020 елда яңа автомашиналар хаклары янә 5-7 процентка күтәреләчәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Социаль челтәрдән

Автор: Идрис Саитгалеев

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


машина сатып алу бәя арта

Нет комментариев