Балтачта вандаллар “Ватан сакчылары” һәйкәленә кул күтәрүдән дә чирканмаган
Төрлесе

Балтачта вандаллар “Ватан сакчылары” һәйкәленә кул күтәрүдән дә чирканмаган

“Ватан сакчылары” һәйкәлендәге вертолетның тәрәзәсен ватканнар.

Мондый очрак беренчесе генә түгел, монарчы десантчыларның эмблемасын, хәрби-һава көчләренең флагларына да кул суздылар. Бу юлы вертолетның тәрәзәсен ватарга ук җөрьәть иткәннәр.

Юкса, әлеге һәйкәлләрне торгызу өчен хәрби ветераннар күпме көч, вакыт сарыф итте, матди чыгымнарны жәлләмәде. Хөсетлекме, көнчелекме, әллә инде балалар шаярумы бу? Ничек кенә булса да, бу гамәлләр аклана торган түгел.

 

Ринат Зарипов фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


вандаллар

Нет комментариев