Марафонда 22 райондашыбыз катнашты.
«Хыял» яшьләр үзәге «Иҗат ит. Хыяллан. Ярат» онлайн-марафоны уздырды.
Марафон таләпләре буенча Балтач районының кул эшләре осталары алдан игълан ителгән биремнәр буенча кул эшләре ясарга һәм аларны ВКонтакте социаль челтәрендә урнаштырырга тиеш иде.
Марафонда 22 райондашыбыз катнашты.
Чаран тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы үткәрелде. Аларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Соңыннан чарада катнашкан оста куллы райондашларыбыз өчен интеллектуаль уен үткәрелде.
Нет комментариев