Балтач бистәсенеӊ урамнары бихисап: озыннары-кыскалары, машинада җилләнеп уза торганнары һәм сак кына уза торганнары.
Шушы соӊгы исемлеккә Балтач гимназиясе янында урнашкан Якуб Чанышев, Сәхибгәрәй Сәид-Галиев һәм Алмалы урамнары кертергә була иде. Моннан 25 еллар элек салынган асфальт түшлек инде юкка чыккан, тирән чокырларында җыелган суларда казлар рәхәтләнеп коеналар иде. Ниһаять, урамнарга ямь өстәлде, МДСУ-1 оешмасы егетләре үз эшләрен җиренә җиткереп, монда яӊа асфальт салалар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев