Шушы көннәрдә Смәел авылында булырга, аның суында кечкенә бер корабль күрергә насыйп булган иде.
Корабль турында тулырак су карарга төшкән авыл халкыннан белештек: “Инде берничә ел Смәел болынына су таралгач суга Бәхтияр дигән язулы корабль төшерелә. Илшат абый Закиров куя аны. Агып китмәсен өчен төпкә бәйли. Бәхтияр исеме юктан гына кушылмаган. Илшат абыйның 4 сыйныфта белем ала торган улының исеме Бәхтияр. Башка елны флаглары юк иде әле аның, быел яңартып, үзгәрешләр дә керткәннәр. Әлеге корабль белән кызыксынучылар күп. Авылдашыбызга шундый креатив идеясе өчен рәхмәт. Алдагы елларда да Бәхтияр гел шулай матур булып йөзеп йөрсен иде дигән теләктә калабыз”.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев