Дүшәмбе бурычка акча алсаң, ни була?..
Төрлесе

Дүшәмбе бурычка акча алсаң, ни була?..

Халык сынамышларына колак салыгыз.

Дүшәмбе бурычка акча бирмәскә киңәш ителә. Югыйсә, байлыгыгыз кими икән. Ә менә бу көнне бурычка алучылар, киресенчә, баеп китәргә мөмкин, ди.

Тагын берничә сынамыш:
Никах йөзеген югалту – аерылышуга, ә башка кешегә кияргә биреп тору хыянәткә икән.

Өегезне пәрәвезләрдән һәрчак чистартып торыгыз! Алар усал көчләрне үзләренә җәлеп итә, имеш. Ә менә үрмәкүчләрне үтермәгез. Аларны ипләп кенә өегездән тышка чыгарыгыз.

Өйләнешергә җыенучылар туйга бер көн кала аяк киемнәре эченә миләш яфрагы салсын. Ә туй көнендә иртән иртүк ул яфракны алып ташласалар, тормышлары матур, имин булачак, дип яңа Кызыл таң.

 

Фото: trendcredit.ru

Автор: Ләйсән Якупова

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


тормыш сынамышлар

Нет комментариев