Дәвалармын бар кешене
Төрлесе

Дәвалармын бар кешене

Әллә баллы яратканга, Әллә кортлады микән? Белмим нәрсә уйларга , Тешем сызлады кичтән.

Даруын да салып карыйм,
Карыйм тешем чистартып.
Теш сызлавы һич туктамый,
Елап карыйм куркытып.
Иртән-иртүк әни белән
Бардык теш табибына.
Дәвалады тешемне ул,
Җиңел суладым шуңа.
Зур үскәч мин кем буласын,
Беләм хәзер берсүзсез.
Теш табибы булам менә
Үсим генә, күрерсез!
Дәвалармын бар кешене,
Авырсынмамын бер дә.
Кешеләргә ярдәм итү
Иң күркәм сыйфат җирдә.

Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Әкбәрова Нәфисә

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


шигырь

Нет комментариев