Эрбет чикләвеге бик вак, аны чистарту җиңел түгел.
Эрбет чикләвегенең кабыгы югары яки, киресенчә, түбән температурада какшый. Чикләвекне берничә сәгать туңдыргычта тотарга һәм пакетта килеш сак кына уклау белән бәргәләргә була. Туңдыргычка кирәгенчә генә куегыз, туңдырылган чикләвекне озак саклап булмый.
Коры табага салырга һәм болгаткалап 15-20 минут җылытырга. Берничә минут 100-120оС кызулыктагы духовкада тотарга да була. Кызудан кайбер чикләвекләр үзләре дә ярылып китәчәк. Калганнарын кул белән кысып та чистартып булачак.
Фото: vk.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев