Темага туры китереп эшләргә омытылыш бар...
Бүген "Алтын каләм" бәйгесенең район күләмендәге өлеше каралды. Эшләр бик аз килгән, әмма килгәннәренеке мактауга лаек. Темага туры китереп эшләргә омытылыш бар, язмаларда хис-кичерешләр, фактлар да урын алган, фикер үсеше дә сизелә. Быелгы актуаль темалар - Театр елы, ТАССРның 100 еллыгы, эшче һөнәрләр, киләчәккә караш, яшьләр сәясәте янәшәсендә гаилә, мәхәббәт, ришвәт темалары да урын алган. Шулай итеп, 1 урын Карадуган гимназиясеннән Регина Галиәхмәтовага, икенче урын Салавыч мәктәбеннән Гүзәл Хурамшинага, өченче урын Балтач мәктәбеннән Илүзә Исхаковага бирелде. Карадуган гимназиясеннән Зөһрә Камалова 16-18 яшьлекләр арасында 1 урын алды. Әлеге темага газета битләрендә киңрәк тукталырбыз әле.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев