Фитнес-клубта җан биргән
Төрлесе

Фитнес-клубта җан биргән

26 яшьлек актер Ринат Кафиятуллинны бассейн янында тапканнар.

Мәскәүнең Ангара урамында урнашкан фитнес-клубта 26 яшьлек актер Ренат Кафиятуллин вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Якынча мәгълүматлар буенча, кичә төнге уникенче яртылар тирәсендә бассейн янында кеше ятуын күреп алалар. Табиблар аңа беренче ярдәм күрсәтеп карый, тик ул барыбер үлә. Хәзер егетнең үлем сәбәпләре ачыклана.
Ренат бассейнда йөзә һәм бераздан аның хәле китә. Әлеге мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган.
Ринат Мәскәүдә Яшьләр театрында эшләгән булган.
 


Фото: социаль челтәрләрдән

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/


төрлесе

Нет комментариев