Гөлназ Сәфәровага әбисе: «Чәчең күсе койрыгы шикелле иде» (видео)
Төрлесе

Гөлназ Сәфәровага әбисе: «Чәчең күсе койрыгы шикелле иде» (видео)

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова әбисе янына кунакка кайткан. Әбекәй «Татар җыры» фестивален энәсеннән җебенә кадәр карап утыруын хәбәр итә.

– Чәчең дә әллә нинди иде – күсе койрыгы! Күлмәгең дә матур түгел иде! Олы, таза ханымнар кия торган шикелле булган. Бер дә ошамады, – ди әбекәй.

Моннан тыш Гөлназ Сәфәрова әбисенең чыршы бизәп куйганын да күрсәтә. Яңа ел кәефе аларның гаиләсендә!

Чыганак

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Гөлназ Сәфәрова

Нет комментариев