Бакчадагы туфракны микроэлементларга баету һәм көпшәкләндерү өчен горчица һәм солы утыртырга кирәк.
Горчица белән солы сидерат дип атала. Агрономнар тагын берничә үсемлек шундый үзлекләргә ия булуын әйтә. Фацелия дигән үсемлек тә туфракны ашлый һәм аннан соң теләсә нинди үсемлек утыртып, үстереп була. Фацелия корылыкта да, суыкта да яхшы үсә. Ул куркыныч бактерияләрне үтерә, фитофорозны бетерә, гөбләләрне, нематоданы куркыта. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Тагын бер сидерат — тукранбаш (клевер). Ул туфракны азотка һәм башка файдалы элементларга баета. Туфракны көпшәкләндерә, кислородка баета. Тукранбаштан соң бөтен төрле үсемлекләрне утыртып була, тик кузаклы әйберләрне утыртмау хәерле.
Тулырак: Интертат
Фото: pixabay.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев