Орлыкларны чәчәр алдыннан гәрәбә кислотасы (янтарная кислота) белән эшкәртә аласыз.
2 л суга 1 төймә гәрәбә кислотасы кушып эретергә һәм орлыкларны 4-5 сәгать шул эремәдә тотарга ярый.
Гөлләр, үсемлекләргә сиптерү өчен, 5 л суга 1 төймә гәрәбә кислотасы кушып, эремә ясагыз. Ул гөлләрне тизрәк үстерә, чәчәк аттыра.
Гәрәбә кислотасы эремәсен 3 көннән озаграк сакламагыз, файдалы үзлекләре бетә.
Өйдә үстерелә торган җиләк-җимеш культуралары, мәсәлән, лимон тизрәк җимеш бирсен өчен, айга бер тапкыр туклыклы эремә сибәргә була. Моның өчен 5 л суга 1 әр г марганцовка, бор кислотасы һәм 0,5 стакан агач көле кушарга кирәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев