Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда гыйнварның соңгы декадасында һава торышы тотрыксыз булачак. Антициклонны чираттагы циклон алыштырып, җылытачак.
КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. «Якын араларда һава температурасы һәм атмосфера басымы уйнаячак, буран булырга мөмкин. Соңгы тәүлектә Казанда атмосфера басымы кинәт күтәрелде — асылда 20 миллиметрга, бик күп бу.
Гыйнварның соңгы декадасында шәһәрдә һава температурасы нормага якын булачак», — дигән ул. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, сишәмбе — 23 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Иртән һәм төнлә урыны белән томан төшәчәк. Көндез −11...-16 градус, төнге сәгатьләрдә һәм иртән −19...-24, урыны белән −28 градуска кадәр.
Чәршәмбе — 24 гыйнварда да аязучан болытлы һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы −8...-13 градус күрсәтәчәк. Төнлә һәм иртән −13...-18 градус, урыны белән −22 градуска кадәр. Юлларда — бозлавык.
Пәнҗешәмбе — 25 гыйнварда да — аязучан болытлы һава. Көндез термометрның терекөмеш баганасы −6..-11 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә һәм иртән −9...-14 градус тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән аз гына кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев