Укы һәм уйлан
Әнәс ибн Мәликтән килгән хәдистә Пәйгамбәребез болай диде: «Аллаһ җирне бар иткәннән соң, ул хәрәкәтләнеп, тетрәп тора иде. Аллаһ тауларны бар итеп җиргә урнаштырды һәм җир тынычланды. Фәрештәләр тауларның бөеклегеннән гаҗәпләнделәр һәм Аллаһтан сорадылар:
– Йә, Раббыбыз, таулардан да ныграк берәр нәрсә бармы?
– Әйе, тимердер.
– Йә, Раббыбыз, тимердән дә көчлерәк берәр нәрсә бармы?
– Әйе, ул уттыр.
– Йә, Раббыбыз, уттан да көчлерәк берәр нәрсә бармы?
– Әйе, ул судыр.
– Йә, Раббыбыз, судан да көчлерәк берәр нәрсә бармы?
– Әйе, ул җилдер.
– Йә, Раббыбыз, җилдән дә көчлерәк берәр нәрсә бармы?
– Әйе, ул яшерен сәдака бирүче мөселмандыр, хәтта аның уң кулы биргәнен сул кулы белмәс » (Әхмәт)...
Марат Сәйфетдинов
Нет комментариев