Җиңүләрегез дәвамлы булсын!
Төрлесе

Җиңүләрегез дәвамлы булсын!

27нче декабрь көнне авылдашларыбыз Нөнәгәр авылында уздырылган "Туган җир" II регионара экологик форумда катнашып кайттылар.

"Табигатьне күңелең белән ишет" шигырь номинациясендә Гөлназыбыз беренче урынны яуласа, "Яшел карандаш" рәсем конкурсында Ландыш икенче урынга лаек булды. Нәргизәбез белән Зилинәбезгә катнашучы сертификатлары тапшырылды. Кызлар шигырьне дә, рәсемне дә шунда, бирелгән вакыт кысаларында иҗат иттеләр, дип хәбәр итә ШАТ-Көшкәтбаш. Афәрин, кызлар!

Фото: Лилия Гарифуллина

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


конференция экология

Нет комментариев