«21нче Тепловод» объектын реконструкцияләү дәвам итә
Казанның Совет районында Юлиус Фучик урамында хәрәкәтне чикләү озайтылды – ул 28 августка кадәр гамәлдә булачак.
Чикләүләр Юлиус Фучик урамындагы 90б номерлы йорттан алып Чыңгыз Айтматов урамындагы 1 номерлы йортка кадәр кагыла. Юл өлеше дә, тротуар да ябылган.
Чикләүләр кертүнең сәбәбе — "21нче Тепловод"объектын реконструкцияләү дәвам итә.
Вести Татарстан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев