Җәйнең беренче ае үтеп бара. Тиздән июльгә керәбез. Синоптиклар һава торышына фаразларын бирде.
Июнь ахыры салкынча һәм яңгырлы булмакчы. Көндез 15 градус кына җылы булачак, ә төннәрен кырау да төшмәкче. Җәйнең икенче ае да бу тенденциягә иярергә тырышачак.
Июль башында термометр баганасы көндез 16 градустан да югары күтәрелмәячәк. Шул ук вакытта яңгырлар һәм яшен көтелә. Ләкин бу беренче биш көнне генә, дип яза Кызыл таң. Аннан соң җәй җәйгә охшарга тиеш – 25 градус җылы булачак, дип ышандыра синоптиклар.
Автор: Ләйсән Якупова
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев