КАЛАНХОЭ НИГӘ ЧӘЧӘК АТМЫЙ?
Төрлесе

КАЛАНХОЭ НИГӘ ЧӘЧӘК АТМЫЙ?

Каландива каланхоэсы талымсыз һәм озак чәчәк ата. Төрле төстәге чәчәкле сортлары бар.

Купшы үссен, чәчәк атсын өчен, аны ел саен яңартырга кирәк. Чөнки чәчәк бөреләре яшь ботакларның очында гына барлыкка килә. Чәчәк атып бетерүгә (моны иртә язда эшләргә кирәк), ботакларын кисеп, яңа чүлмәккә утыртыгыз. Каланхоэ тиз тамырлана, үсеп китә. Ана гөл дә кискәннән соң яңара, яшь ботаклар чыгара. Үсә башлауга, икенче пар яфрак астыннан очын кисәләр, ул тармакланып үсә. Шулай 8-10 ботак барлыкка килгәнче кискәләп торырга кирәк. Җәен каланхоэны һавага чыгаралар.

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_11701%2Fall

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев