Казанда троллейбус этеп баручы ир-ат социаль челтәрләр герое булды
Төрлесе

Казанда троллейбус этеп баручы ир-ат социаль челтәрләр герое булды

Әлеге видеороликны социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз сәхифәләрендә урнаштырган.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Троллейбус этеп баручы ир-ат - Казан батыры социаль челтәрләр герое булды. Әлеге видеороликны социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз сәхифәләрендә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, бер ир-ат берничә тонна авырлыктагы троллейбусны берүзе этеп бара.

Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның кайберләре ир-атның бу гамәленә көлеп кенә караган, кайберләре исә соклануын белдергән. Күпләр әлеге хәлгә шаһит булучыларның берсе дә батырга ярдәм итмәвенә зарланган.

 

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


төрлесе

Нет комментариев