Казаннан самолетлар оча башлаячак: Истанбулга юл августта ачыла
Төрлесе

Казаннан самолетлар оча башлаячак: Истанбулга юл августта ачыла

2 августтан Казаннан Истанбул һәм Прага шәһәрләре тарафына самолетлар оча башлаячак.

«Төрек авиалинияләре 2 августтан «Казан – Истанбул» маршрутына билетлар сата башлады. Шушы көннән Чехиянең «Smartwings» компаниясе дә Казан белән Прага арасында самолет рейсларын яңартырга ниятли», – дип белдерде Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова башкала мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» утырышында.

Шул ук вакытта Россия эчендә 35 юнәлеш буенча очарга мөмкин инде. Әйтик, 6 июльдән «Северный ветер» авиакомпаниясе «Казан – Калининград» маршруты буенча даими рейслар ача, ә 4 июльдән Татарстан башкаласыннан Геленджикка самолетлар оча башлый.

Ватаным Татарстан

Фото: Владимир Васильев

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


самолет

Нет комментариев