“Хезмәт”кә язылдыгызмы әле? (укучыбыз фикере)
Төрлесе

“Хезмәт”кә язылдыгызмы әле? (укучыбыз фикере)

2018 елның беренче яртыеллыгы өчен “Хезмәт” газетасына язылу бара

Газетага даими төстә язылам. Авыл хуҗалыгы, савымга кагылышлы темаларны, аерым шәхесләр турында  укырга күбрәк яратам. Шигъри рубрикаларны яратып укыйм. 

Кулыма “Хезмәт”не алу белән безнең авыл, авылдашлар турында берәр нәрсә язмадылар микән дип эзлим. Таныш-белешләрем әзерләгән мәкаләләрне дә күз уңында тотам. Гомумән, район газетасы хәбәрләрен укып чыкмыйча, күңелем тынычланмый.

Газетабыз Совет заманнарындагы кебек, “бар да яхшы һәм шома, тәнкыйтьләрлек җир юк” килеп чыкмасын иде. Халыкның күп өлеше аз хезмәт хакына яши, авылларда кешеләр шәхси ярдәмче хуҗалыклары исәбенә көн күрә. Шул турыда да күбрәк язсагыз иде.

Вәзил Вәлиев

Ор авылы

Ә сез “Хезмәт”кә язылдыгызмы әле? Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, “Хезмәт” газетасына язылырга ашыгыгыз! 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен “Хезмәт” газетасына язылу бара. Бәясе үзгәрмәде, шул 648 сум калды.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


язылу бара

Нет комментариев