Киләсе елда ничек ял итәчәкбез?
Төрлесе

Киләсе елда ничек ял итәчәкбез?

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2023 елда ял көннәрен күчерү турында карарны имзалады.

Кабминның Телеграмдагы рәсми каналында хәбәр ителгәнчә, яңа елда 1 һәм 8 гыйнвар көннәре якшәмбегә туры килә. Эшләми торган бәйрәм көннәре булу сәбәпле, бу көннәрне 24 февраль – җомга көнгә һәм 8 май – дүшәмбе көнгә күчерү карары кабул ителгән.

Яңа ел каникулы 2022 елның 31 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр була. Шулай ук 29 апрельдән 1 майга кадәр, 6 майдан 9 майга кадәр, 10 июньнән 12 июньгә кадәр, 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр була, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев