Кыяр кетердәп торачак!
Төрлесе

Кыяр кетердәп торачак!

Кыяр маринадлыйбыз. Бу ысул белән дә эләп карагыз әле.

Чиста банка төбенә укроп “эшләпәсе”, керән яфрагы, сарымсак тырнаклары, дәфнә яфрагы, түгәрәк кара һәм хуш исле борыч, канәфер, кызыл борыч, кориандр салып, юылган кыярларны 3 литрлы банкаларга тутырыгыз. Кайнап чыккан су коеп, суынганчы тотарга, аннары суны түгәргә кирәк. 2 аш кашыгы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2 лимон телеме салырга да кайнар су коярга кирәк. Ахырда капкач борып, банканың өстен аска әйләндереп куегыз, дип яза Кызыл таң.

Фото:rus.delfi.lv

Автор: Гөлия Мөгаллимова


рецепт аш-су бүлмәсендә кыяр тозлау

Нет комментариев