19 декабрь гаиләбезгә әйтеп бетерә алмаслык олы кайгы алып килде.
Кызыбыз Айгөл белән әле туарга да өлгермәгән оныгыбыз фаҗигале төстә вафат булды.
Кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән Балтач районы халкына, «Сосна» җәмгыяте, Балтач урта мәктәбе, район подстанциясе коллективларына, Айгөл белән Фәнилнең һәм әти-әниләренең сыйныфташларына, группадашларына, ике яктан да күршеләргә, туганнарга, дусларга, Фәнилнең һәм Айгөлнең эш урыннарындагы хезмәттәшләренә, кайгыбызга битараф булмаган Татарстан халкына олы рәхмәтләребезне ирештерәбез.
Кайгы җиле ишекләрегезне беркайчан да какмасын, берегезгә дә бала хәсрәтләре күрергә язмасын.
Миңхаировлар, Нәҗиповлар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев