Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан музейларына керү бушлай булачак
Төрлесе

Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан музейларына керү бушлай булачак

Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Казанның барлык музейларына керү бушлай булачак. Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Екатерина Әхмәтшина ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казан» милли-мәдәни үзәге бәйрәм тарихына багышланган лекцияләр, презентацияләр һәм экскурсияләр оештыра. Муниципаль музейларда әдәби кичәләр һәм күргәзмәләр узачак. Шәһәрнең барлык музейларына да керү бушлай булачак», — диде ул.

Әхмәтшина Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Казанда 80гә якын чара оештырылачагын искәртте.

Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен беренче тапкыр 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үттеләр. Бәйрәм 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итүе хөрмәтенә гамәлгә куелган.

http://arskmedia.ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


ноябрь

Нет комментариев