Өлкәннәр кадерле бездә
Төрлесе

Өлкәннәр кадерле бездә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына инде безнең Смәелдә сугыш ветераннары калмады...

Тыл ветераннары да бармак белән генә санарлык. «Сугыш чоры балалары» дип йөртелүчеләрнең дә иң яшенә инде узган ел 75 яшь тулды. Без Смәел мәчетендә фикерләшеп, инде биш ел авылыбыздагы сугыш, тыл ветераннарының, соңгы елларда әнә шул «сугыш чоры балаларының» да туган көннәрен, юбилейларын билгеләп үтүне гамәлгә керттек. Мәчеттә аларның төгәл исемлеген булдырдык, һәр ел башында юбилярларның исемлеген төзибез. Быел, Аллаһы боерса, Смәелдә иң өлкән кеше Мәсхүдә әбигә 95 яшь, Нәкыйп абый, Фәүзия апа, Ясирә апа, Бикә апа, Рәйсә апа, Нурзидә апаларга 90 яшь тулачак. Шундый ук исемлек 85-70 яшь тулучыларныкы да бар. Аларга Рәхмәт хатлары язабыз, анда юбилярларның тормыш, хезмәт юлындагы истәлекле мизгелләрен, алган бүләкләрен күрсәтергә тырышабыз. Һәм нәсел агачларын – шәҗәрәләрен дә төзеп теркибез. Бу гамәлләрне авылдашлар да бик хуплый. Шулай итеп, мондый бәйрәмнәр балалар, оныклар өчен аеруча зур мәктәпкә әйләнә, алар әти-әниләренең, әби-бабайларының узган тормыш юллары белән дә танышалар.

Хәзер юбилей мәҗлесләрен өлкәннәребез генә түгел, яшьләрнең дә Коръән ашы итеп уздыра башлаулары, авыл өчен дә бик куанычлы. Мәчетебезгә, бигрәк тә җомга намазларына яшьләрнең йөрүе активлашу авылдашлар белән мәчет арасында элемтәнең ныгуын күрсәтә.

Солтан Фатыйхов, Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе

Фото: pixabay.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Смәел авылы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре сугыш ветераннары

Нет комментариев