“Сабантуй” ял паркы Балтачыбызның төрле хезмәт коллективларын бергә – өмәгә туплады.
Көч сорый торган хезмәт булса да райондашларыбыз әлеге өмәдән күңел рәхәтлеге алып кайткандыр дип ышанасы килә. Күмәк эштән соң парк чистарып, матурланып калды. Биредә мондый өмәләр оештыру Сабантуй якынлашуны да искәртә кебек. Милли бәйрәмебездә үзебез чистарткан паркларда йөрү, аның матурлыгы белән соклану һәркем өчен зур горурлык.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев