Өйдә әзерләү өчен фанта рецебын тәкъдим итәбез.
Бер өч литрлы банкада ясау өчен, ярты литрлы банкага тутырып чистартылган киптерелмәгән өрек (абрикос) җимешләре, 2-3 әйләнә калынрак итеп киселгән әфлисун, 1 әйләнә лимон, 1 стакан шикәр комы кирәк була.
Барлык җимешләрне өч литрлы банкага тутырабыз, шикәрен салабыз һәм кайнар су коябыз. Банканы тимер капкач белән ябып, яхшылап төреп каплап куябыз.
Тәмле булсын.
Нет комментариев