QR-кодны тикшерү өчен паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк
Төрлесе

QR-кодны тикшерү өчен паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк

Бу кешеләр кодны бер-берсенә җибәреп ятмасын өчен кирәк.

Коронавирустан вакцинация турында QR-кодны тикшерү өчен паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, QR-кодның дөреслеге, чыннан да шул кешенеке булуы документ белән тикшереләчәк.

«QR-кодны паспорт белән туры килү-килмәвен тикшерәчәкләр, юкса аны кешеләр бер-берсенә җибәреп кенә ятачак. Паспорт булмаса, транспорт йөртү таныклыгы да ярый», — дип белдерде Марина Патяшина.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


QR-код

Нет комментариев