Электрон вариантта дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) сайтында халыктан сораштыру бара. Сез дә әлеге сораштыруда катнашып, Балтач районының җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирә аласыз.
Моның өчен Сезгә https://open.tatarstan.ru сылтамасы аша кереп, үзегезнең кесә телефоны номерын һәм пароль җыеп, сораштыруда катнашуыгызны расларга кирәк. Шуннан соң регионны һәм районны сайлыйсыз, ягъни Татарстан Республикасы, Балтач районын эзләп табып билгелисез. Алга таба 4 объектның исеме тәкъдим ителә. Шулар арасыннан икесен сайлап алырга кирәк.
- Шушма яр буе (Набережная вдоль р.Шошма);
- “Батырлар аллеясы” паркы (Парк “Аллея Славы”)
- “Ватан сакчылары” ял паркы (парк отдыха “Воинам Отечества”);
- Ленин урамындагы үзәк мәйдан (центральная площадь по ул. Ленина);
- Сезнең вариант (свой вариант).
(Искәрмә! Тавыш бирүнең шарты буенча ике объектны күрсәтү мәҗбүри)
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев