Бала очраклы рәвештә электр линиясенең ялангач чыбыгына тотынган
Бала очраклы рәвештә электр линиясенең ялангач чыбыгына тотынган.
Түбән Новгород өлкәсенең Подрезово авылында 8 яшьлек бала ток сугудан һәлак була.
Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, малай очраклы рәвештә электр линиясенең ялангач чыбыгына кагылган. Нәтиҗәдә ул вафат була.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты тикшерүчеләре электр тапшыруның һава линияләрен куркынычсыз эксплуатацияләү өчен җаваплы булган энергия белән тәэмин итүче оешма кешеләренең гамәлләренә юридик бәя бирәчәк.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111516/
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев