Синоптиклар: карлы-буранлы яллар көтә
Төрлесе

Синоптиклар: карлы-буранлы яллар көтә

Республикада атна ахырына кадәр көн саен кар-буран, көчле җил көтелә. Ә инде киләсе атна башында суыта.

Сишәмбедә –16 градуска кадәр суык булыр дип фаразлана.

Шимбә Татарстанда җепшек кар, буран, бозлавык көтелә. Көндез +1…–4, төнлә –1…–6 градус.

Якшәмбе көнне дә кар ява. Төнге сәгатьләрдә –2…–7 градус суык. Көндез кар-буран әкренләп туктап, температура 0…–5 градус аралыгында торачак.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, дүшәмбе көнне янә буран дулаячак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –2…–7, төнлә –6…–11 градус күрсәтәчәк. 

Ә инде сишәмбе – 16 ноябрь төнендә Татарстанда бик нык суыта. Синоптиклар -11-16 градуска кадәр суык буласын фаразлый. Көндез һава температурасы -3-8 градус. Бу көнне явым-төшем көтелми.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: @guzaliiarafisovna


һава торышы

Нет комментариев