Һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең көнбатыш һәм көньяк өлешенә субтропик антициклон килде, ул якын көннәрдә төньякка таба киңәюен дәвам итәчәк. Синоптиклар сүзләренчә, бу атнада Үзәк Россиядә яшәүчеләрне «кышкы әбиләр чуагы» көтә – һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Метеовести»га сылтама белән хәбәр итә.
«Моның сәбәпчесе - субтропик антициклон. Ә аның перифериясендәге агымнар Россиягә җылы һава массаларын алып килүен дәвам итәчәк», - дип искәртә портал.
Кичә Туапсе һәм Симферопольдә термометрның терекөмеш баганасы бу чор өчен хас булмаган +22 градуска кадәр күтәрелгән, Карачай-Черкесия Республикасының кайбер районнарында һәм Кубаньда максималь температура рекордлары теркәлгән.
Фото: Михаил Захаров
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев