Социаль челтәрләрдә Казанда АЗСта мотоциклга ут капкан видео таралды
Төрлесе

Социаль челтәрләрдә Казанда АЗСта мотоциклга ут капкан видео таралды

Ут заправка станциясе янында туктап торган мотоцикл багын ялмап алган.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанда АЗСта мотоциклга ут капкан видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Кадрларда ягулык салу станциясе янында туктап торган мотоцикл багына ут кабуы күренә. Мотоциклчыларның берсе качарга ашыккан, ә икенчесе утны сүндерергә тырышкан. Шуннан соң мотоциклны станциядән читкә алып киткән.


 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


янгын

Нет комментариев