Татарстан синоптиклары бу атнадагы иң салкын көн турында әйтте
Төрлесе

Татарстан синоптиклары бу атнадагы иң салкын көн турында әйтте

Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.

Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген республика территориясендә 28 градуска кадәр салкын көтелә.

 Чәршәмбе тагын да салкынрак булачак — төнлә һава температурасы -24...-29 градус салкын, урыны белән -32 градус булачак. Бу көнннәрдә явым-төшем ихтималы аз.

18 февральдә шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, көндез -16…-21 градус фаразлана.

Җомга һәм шимбә вазгыять үзгәрми диярлек. Төнлә һава температурасы -20…-27 градус, көндез -15…-20 градус булуы көтелә.

Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


салкыннар

Нет комментариев