Төрлесе

Татарстанда 7 июльдә һава торышының начараюы көтелә

8 июльдә урыны белән бераз яңгыр ява, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә +10°+15°, көндез +23+ + 28 ° булачак

Татарстанда 7 июльдә һава торышының начараюы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.

Төнлә республиканың көнчыгыш районнарында яшенле яңгырлар ява, урыны белән көчле җил һәм боз явуы ихтимал.

8 июльдә урыны белән бераз яңгыр ява, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә +10°+15°, көндез +23+ + 28 ° булачак.

9-10 июльдә төбәк антициклон тәэсире астында булачак: коры һәм җылы һава торышы урнашачак. Көндез һава +22...+27° ка кадәр җылыначак, ә 9 июльдә Татарстанның көнбатышында +32°ка кадәр. Төнлә термометр баганалары +11°+17 ° ка кадәр төшәчәк.

Якынча фаразлаулар буенча, 11 июльдә урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак, көндез температура +22°+27 ° тәшкил итәчәк.

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев