Утыртыр алдыннан орлык суганын җылытырга кирәк. Суганны 8-10 сәгать җылыту приборлары, батарея янында тотып, барлык авыру чыганакларыннан котылып була
Суган җылы ярата
Утыртыр алдыннан орлык суганын җылытырга кирәк. Суганны 8-10 сәгать җылыту приборлары, батарея янында тотып, барлык авыру чыганакларыннан котылып була, шул ук вакытта ул уяна. Җылытылган суганны өч көннән дә соңга калмыйча утыртырга кирәк.
Утыртыр алдыннан суганны 1 сәгать көлле-тозлы суга салып торыгыз. 1 л суга 1әр аш кашыгы көл һәм тоз салырга кирәк. Шуңа 1 чәй кашыгы тимер купоросы да өстәргә була.
Суган түтәленә җәйгә ике тапкыр көл сибү — бик яхшы тукландыру ысулы. Көл суган чебенен дә куркыта.
Фото: vk.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев