Орлыкның саклау процессында сулаганын белә идегезме? Шуңа күрә аны дөрес итеп саклау мөһим.
Пластик пакетлар яхшы вариант түгел, аңарда билгеле бер вакыттан соң орлыкка һава җитми башлый. Фасоль, борчак, кабак кебек эре орылклар бик тиз «тончыгачак». Әлбәттә, вакыт-вакыт пакетларны ачып, һава да кертергә мөмкин, ләкин бу мәшәкатьле эш, бигрәк тә орлыклар күп булганда. Иң яхшы вариант – марлядан яки тукымадан тегелгән капчыклар яки кәгазь пакетлар. Аларда орлыклар яхшы сулый. Әмма коры урында саклануы зарур.
Орлыкны 10–15 °С температурада саклагыз, әмма өйдә андый шартларны үтәү җиңел түгел. Шуңа күрә аларны бүлмәдәге салкынча урында сакларгы тырышыгыз. ул кладовкада яки тәрәзә яны, яки балкон булырга мөмкин.
Чыганак: https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_120320
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев