Бездә Яңа ел кәефе, Монголия белән Мадагаскарда исә...
29-30 декабрь – календарьда бәйрәм буларак теркәлмәгән иң сирәк көннәрдән булып чыкты. “Елның 363 нче, 364нче көне, яңа елга ике, бер көн калды” диеп кенә язылган. Дөрес, 1922 елда 30 декабрьда СССР төзелгән булган. Бу көнне Мадагаскарда республика көнен билгеләп үтсәләр, 29ында Монголиядә бәйсезлек көне икән. Ярый инде безгә, календарьдагы бәйрәм мөһим түгел, иң мөһиме, күңелләрдә бәйрәм рухы, җан тынычлыгы, күңел көрлеге булсын!
Фото: pixabay.com/ru
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев