Янгын сабыйны да кызганмаган...
Төрлесе

Янгын сабыйны да кызганмаган...

Зианчура районының Иделбәк авылында өч кеше янып үлгән.

24 февраль көнне көндезге сәгать 12:30да янгын сүндерүчеләргә коточкыч хәл турында хәбәр ителә. Берничә авыл хакимиятенең янгын сүндерүчеләре килгәндә өйне ут ялмап алган булган.

Янгынны сүндергәндә өч кешенең үле гәүдәсе табылган: 34 яшьлек хатын, яшь ярымлык малай һәм бер ир. Әлеге вакытта ирнең кем булганлыгы ачыклана.

Хатынның 15 һәм 7 яшьлек балалары янган өйдән чыгып китәргә өлгергән. Шул ук вакытта, район дәваханәсенә аннан 51 яшьлек хатын китерелгән, дип яза Кызыл таң.

Фото: kiziltan.ru

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


янгын

Нет комментариев