Татар эстрадасының иң зәвыклы җырчысы, киенү рәвеше белән күп кенә кызларның күңелен җилкендергән Гүзәлем кибет ачкан.
Соңгы елларда төрле баш киемнәре белән матур-матур образлар тудыручы җырчы әлеге юнәлешне үз иткән. Хәзер аның тюрбаннар, төрле баш киемнәре һәм яулыклар сата торган интернет-кибете бар. Дөрес, бу әлегәчә генә, киләчәктә Салават Миңнехановның тормыш иптәше өс киемнәре дә сата башларга мөмкинлеген белдерә. Шулай ук бу кибет киләчәктә виртуаль генә түгел, ә чын булып та ачылыр дигән уй-фикерләре белән бүлешкән Гүзәлем.
Нет комментариев