Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Экология» илкүләм проекты буенча Болгарда суалгыч ел азагына кадәр төзекләндереләчәк

Биш елдан соң татарстанлыларның 95 проценты эчә торган чиста су белән тәэмин ителгән булачак.

Быел «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Чиста су» федераль проекты буенча Татарстанның Спас муниципаль районы Болгар шәһәрендә суалгыч корылмасын төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

Әлеге проектның максаты — Татарстан Республикасында халык эчә торган суның сыйфатын яхшырту.

Бүгенге көндә республика халкы үзәкләштерелгән системалардан эчәргә яраклы сыйфатлы су белән 92,7 поцентка тәэмин ителгән.

2022 елга бу күрсәткечне 94,58 процентка җиткерү планлаштырыла, 2024 елга — 95,54 процентка.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-12-2019/ekologiya-ilk-l-m-proekty-buencha-bolgarda-sualgych-el-azagyna-kad-r-t-zekl-nderel-ch-k-5710142

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев